Чаллыда «Чиста уеннар»да бер тоннага якын чүп-чар җыелган

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Чаллыда «Прибрежный» паркы территориясендә «Чиста уеннар» узды. Ярышлар Язгы Чисталык Кубогы кысаларында оештырылды. Квест-уенда студентлар, волонтерлар, активистлар, бию коллективлары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Уеннарда катнашучылар бер тоннага якын чүп-чарны җыя һәм категорияләр буенча сортлый алдылар. Җыелган чүп – чарны «Горзеленхоз» ААҖ, пластикны ПромИндустрия эшкәртү компаниясе , ә пыяланы шәхси эшмәкәрләр алып китә.

Уенның җиңүчеләре:

1 урын - Чаллы дәүләт педагогия университеты командасы

2 урын – «Лента» кибете командасы

3 урын –«Татнефть» ГАҖ командасы

Чара Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International