«Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез»! Без «Үлемсез полк»ны хуплау сәхифәсен дәвам итәбез

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәре Ләйлә Галимованың улы үзенең бабасын искә ала. Сөләймән Вәлиулла улы Якупов Кызыл Армия сафларына 1939 елда ук чакырыла, ул вакытта Япония белән сугыш бара. Ул вакытта аңа 18 яшь кенә булган. Бөек Ватан сугышы башланган елны аны армия хезмәтеннән  фронтка җибәрәләр. Сөләймән Вәлиулла улы ике тапкыр яралана, әмма безнең армия сафларында сугышуын дәвам итә. Ул 1946 елда өенә кайта, өйләнә һәм алты бала үстерә. Геройларга мәңгелек дан!

Хәтер исән булганда, алар да исән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International