«Экояз 2023» республика акциясе тәмамлана. Аның нәтиҗәләре турында бүген «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде. Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика акциясе ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык кысаларында уза. Быел «Экояз» Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана һәм сигезенче ел рәттән үткәрелә.
Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре 30 нчы балалар бакчасында «Табигать безнең йорт» дигән экологик бәйрәм үткәрделәр. Балалар инспекторларга шигырьләр сөйләделәр, чүп-чарны сортлый белүләрен күрсәттеләр, урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән уртаклаштылар.
Үчәлле авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары тапкан. Хокук бозу Азнакай районы мониторингы барышында санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 560 кв. м, күләме 82 куб. м тәшкил итә.
Тигез көрәштә өч төркемдә иң актив районнар билгеләнде.
Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ул апрельнең беренче көнендә старт алды һәм ике ай дәвамында республика халкы, муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшенә актив кушылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Тумутук авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 800 кв. м, күләме 140 куб. м тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт экология экспертиза комиссиясе утырышы узды, анда 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын табу лимиты турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Экология министрлыгы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты. Киңәшмәгә шулай ук ТР районнары башкарма комитетлары хезмәткәрләре видеоконференция режимында кушылды.
Быел Татарстанның 19 меңгә якын чыгарылыш укучысы туган мәктәпләрен ташлап китә. Соңгы кыңгырау бу көннәрдә бөтен республика мәктәпләрендә уза. Безнең инспекторлар да балаларны котлый һәм тантаналы линейкаларда катнаша.
19 майдан 26 майга кадәр Казанда биш автомат һава пычрануын контрольдә тоту станциясе атмосфера һавасында күкертле водород һәм углерод оксидының рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән артуын теркәгән.
Казанда «Үз артыңнан җыештырып калдыр» акциясендә катнашучылар 100 капчык чүп-чар җыйды.