Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәренең 30 нчы балалар бакчасында дәрес үткәрделәр

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре 30 нчы балалар бакчасында «Табигать безнең йорт» дигән экологик бәйрәм үткәрделәр. Балалар инспекторларга шигырьләр сөйләделәр, чүп-чарны сортлый белүләрен күрсәттеләр, урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән уртаклаштылар.

«Әлеге чарадан барлык балалар да канәгать калдылар, конкурсларда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук без балаларга тетра пакның нәрсә икәнен һәм мондый пакетны ничек дөрес кулланырга икәнен сөйләдек», - дип сөйләде Кама буе территориаль идарәсе инспекторы.

Балаларга истәлеккә китап-буяулар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International