Экологлар ярдәмендә Азнакай районында чүплек бетерелде

2023 елның 26 мае, җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Тумутук авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 800 кв. м, күләме 140 куб. м тәшкил итә.

Тымытык авыл җирлеге башлыгына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International