Бүген Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ул апрельнең беренче көнендә старт алды һәм ике ай дәвамында республика халкы, муниципаль берәмлекләр, табигатьне саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәртип урнаштыру эшенә актив кушылды.
Икеайлык кысаларындагы чараларда барлыгы җиде йөз меңгә якын кеше (688 708) катнашты. 18 меңнән артык берәмлек техника (18 166) җәлеп ителгән.
Икеайлык кысаларындагы чараларда барлыгы җиде йөз меңгә якын кеше (688 708) катнашты. 18 меңнән артык берәмлек техника (18 166) җәлеп ителгән. Полигоннарга 520 мең кубометр калдык (520 943) чыгарылган. Яшелләндерү буенча да актив эш бара. Муниципалитетлар 650 мең агач һәм куак утырттылар.
Экология министры билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан «Россия суы» бөтенроссия акциясендә актив катнаша. «Быел Идел көне аның ярларын җыештыру белән билгеләп үтелде. Шимбә көннәренә Россиянең Идел буенда урнашкан барлык төбәкләре чыкты. Бөтенроссия акциясе Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта, Тверьдә һәм башка шәһәрләрдә узды. Шулай ук 26 майда «Үзеңнән соң җыештыр» Бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узды. Ике чара да бу көннәрдә Санкт-Петербургта узган X Нева халыкара экологик конгрессына багышланган», - дип сөйләде Александр Шадриков.
Экология мәсьәләләрендә халыкның активлыгы экологик кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләр санын да раслый. Ике ай эчендә генә дә барлык элемтә каналлары аша 5 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Күпчелек шикаятьләр чүплекләр турында.
Әйтик, «Халык контроле» аша гына да 262 хәбәр килгән.
Уңай мисаллар арасында Экология министрлыгы башлыгы Казан Башкарма комитеты белән берлектә шикаятьләрне оператив эшләүне билгеләп үтте.
Шулай ук инспекторларга икеайлык барышында мәктәп укучылары да ярдәм иткән.
«Мәктәп экопатруле» конкурсы кысаларында алар 3,5 мең хәбәр җибәрделәр. Шикаятьләрнең яртысы инде эшләнгән һәм хәл ителгән.
Республика буенча икеайлык чорында күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыгы 8 014 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 6 890ы бетерелгән. Административ җаваплылыкка 1 849 хокук бозучы тартылган, 2,5 млн сумнан артык штраф салынган.
«Ачыкланган 8 мең бозуның 70 проценты чүплекләр (5 550). Узган ел сан бер үк диярлек иде. Чүплекләрнең 90 проценты диярлек бетерелгән», - дип билгеләп үтте экология министры.
Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы республика территориясен мониторинглау барышы турында сөйләде.
Патрульлек итү җирдән дә, һавадан да башкарылган. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл яны полосалары тикшерелде.
Шулай ук территорияләр мониторингы кысаларында авиаоблетлар уздырыла, тимер юлларны комиссияле урап узулар үткәрелә.
Игътибар зонасында автомобиль юллары да бар. Ел саен республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы зур эш башкара. Үзләренең подряд оешмалары белән алар федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларны җыештыруда актив катнашалар. Апрель аеннан башлап 5 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, 4000 дән артык кеше һәм 303 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Александр Шадриков шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ике ай эчендә 429 мәкалә басылып чыкты, инспекторларның эше турында 128 сюжет эфирга чыгарылды.