«Экояз 2023» республика акциясе тәмамлана. Аның нәтиҗәләре турында бүген «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева сөйләде. Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика акциясе ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык кысаларында уза. Быел «Экояз» Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана һәм сигезенче ел рәттән үткәрелә.
Егор Тарнавский сүзләренчә, «Экояз» җиңүчеләрен бүләкләү беренче тапкыр яңа форматта узачак. Тантана 8 июньдә «Урам» экстрим-паркы территориясендә үткәрелә. ««Экояз» республика конкурсы тәмамлануга якынлаша. Узган атнада шимбә көнне «Муниципаль берәмлекләр» категориясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр истәлекле призлар, кубоклар һәм сертификатлар белән билгеләнде», - дип хәбәр итте ул. Иң актив районнар өч төркемдә билгеләнде. «Шәһәр - статусы булган муниципаль районнар» категориясендә беренче урын Кукмара районына эләкте. «Шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл - статусы булган муниципаль районнар» категориясендә Биектау районы вәкилләре җиңүче булды, ә «Шәһәр округлары» төркемендә Казан иң яхшысы дип танылды.
Конкурс берничә номинациядә үткәрелә: «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы муниципаль берәмлек».
«Ике ай эчендә безнең муниципаль берәмлекләр тарафыннан 750дән артык чара үткәрелде. Кукмара районында үзәк китапханә янында агачлар утыртылды, муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрде. Минзәлә районында «Экоавтобус» экологик акциясе узды, — дип сөйләде Ольга Артемьева.
Шулай ук «Экояз» кысаларында «Экология- традицияләрдә» рәсемнәр конкурсы уздырыла. Конкурс комиссиясе каравына мәктәп укучыларыннан һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән 1000нән артык рәсем килгән.
Традицион рәвештә иң актив катнашучылар булып балалар бакчалары һәм мәктәпләр кала. Быел 143 гариза кабул ителгән, шуларның 45е – балалар бакчасы, 43е – мәктәп, 37е – гаилә һәм 18е – күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән.
«Безнең иң яхшы экогаилә традицион рәвештә диңгезгә яки туристик шәһәргә юллама ала. Быел җиңүчеләр Санкт-Петербургка барачак», — дип хәбәр итте Ольга Артемьева.
Ике ай эчендә конкурста катнашучылар агачлар утырттылар, өмәләр үткәрделәр, сыерчыкларга оя ясадылар, шулай ук трамвайларда эколекцияләр, лабораториядә экскурсияләр һәм башка чаралар оештырылды. Конкурска республиканың яшь натуралистлары да актив кушылды.