Бүген «Экояз» конкурсында «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә җиңүчеләр Татарстан Премьер-министры кулыннан бүләкләр алды

2023 елның 27 мае, шимбә

Тигез көрәштә өч төркемдә иң актив районнар билгеләнде.

Үзәк статусы булган муниципаль районнар -шәһәр категориясендә-  шәһәр өченче урынны Агерҗе районы алды.

Шул ук категориядә икенче урынны Әлмәт районы алды.

Беренче урын Кукмара районына бирелде.

Үзәк статусы булган муниципаль районнар - шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл категориясендә: өченче урынны Чирмешән районы биләп тора.

Әлеге категориядә икенче урынны Саба районы алды.

Төркемдә иң яхшысы - Биектау районы.

Шәһәр округлары төркемендә икенче урын Чаллы шәһәрендә.

Шәһәр округлары категориясендә иң яхшысы - Казан шәһәре.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International