Экологлар Азнакай районында чираттагы законсыз чүплекне ачыклаган

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Үчәлле  авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары тапкан. Хокук бозу Азнакай районы мониторингы барышында санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 560 кв. м, күләме 82 куб. м тәшкил итә.

Үчәлле авыл җирлеге башлыгына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International