Ык буе һәм Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар

2023 елның 26 мае, җомга

Быел Татарстанның 19 меңгә якын чыгарылыш укучысы туган мәктәпләрен ташлап китә. Соңгы  кыңгырау бу көннәрдә бөтен республика мәктәпләрендә уза. Безнең инспекторлар да балаларны котлый һәм тантаналы линейкаларда катнаша. Шулай итеп ,Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов Азнакай районы Чубар-Абдулла авылы балаларын котлады. «Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең алда зур дөнья ишекләре ачыла. Хәзер сез үзегез  төпле һәм акыллы карарлар кабул итәргә тиеш. Мин сезгә, әлбәттә, имтиханнарны «бик яхшы» тапшырып  үзегез сайлаган югары уку йортларына керүегезне телим. Иң мөһиме, туган мәктәбегезне онытмагыз. Укытучыларыгыз янына килегез. Алар сезнең уңышларыгыз белән һәрвакыт горурланырлар. Хәерле юл!»- дип киңәш бирде мәктәп укучыларына  Ык буе территориаль идарә башлыгы.

Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре шулай ук чыгарылыш укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме  белән котладылар. Алар Буа районының Кыят мәктәбендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International