ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районында эшкәртелгән ток чыганакларын җыю акциясенең икенче этабына йомгак ясадылар. Ике ай эчендә генә дә халык 300 килограммга якын батарейка җыйган. Исегезгә төшерәбез, акциядә гомуми белем бирү оешмалары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр катнаша алды.

ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык төнлә Урыссу шәһәр тибындагы поселокта начар химик истән  зарлана. Һава торышын бәяләү өчен урынга Ык буе территориаль идарә экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Урам» экстрим-паркында «Экояз 2023» конкурсы кысаларында #ЭстафетаДобра марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр. Флешмобны ел башында эшләтеп җибәрделәр. Алты айда Татарстанның төрле районнарыннан 80 кеше катнашты, ә бу 100 дән артык  игелекле эш дигән сүз. Тәтеш, Түбән Кама, Арча, Минзәлә, Кукмара, Казан, Зеленодольск - татарстанлылар һәр районда  файдалы эшләр башкардылар.

Бүген экологиягә керткән өлешләре өчен балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар, ишегаллары, гаиләләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үз бүләкләрен алды. Бүләкләү тантанасы яңа форматта Казан шәһәренең «Урам» экстрим-паркында узды.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Твори добро» гуманитар үзәге активистлары һәм Түбән Кама районы халкы белән берлектә өмә үткәрделәр.

Татарстан  Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына Бөгелмә районы Ключевка авылындагы буага ирекле керүне чикләү турында шикаять килде. Инспекторлар бу урынга чыгып китәләр, аның барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты раслана. Сулык ярында суга керүне чикләүче билге урнаштырылган. Ачыкланганча, буа урнашкан җир  кишәрлеге җирле халык милкенә тапшырылган, бу гамәлдәге законнарга каршы килә. Җир  кишәрлегендә урнашкан буа Тумбарлинка елга кушылдыгында урнашкан.

Ел башында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының  #ЭстафетДобра акциясе эшли башлады. Марафон ел дәвамында барачак, әмма беренче өч җиңүченең исемнәрен без иртәгә үк «Экояз 2023» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында беләчәкбез.

Иртәгә үк «Экояз 2023» җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. 8 июньдә «Урам» экстрим-паркында бүләкләү тантанасы узачак, анда «Экояз 2023» абсолют җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Тантана беренче тапкыр яңа форматта узачак, кунакларны интерактив мәйданчыклар һәм ачык һавада экскурсия көтә.

Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә «Яшел дөнья-2023»15 нче шәһәр социаль-экологик реклама фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Фестиваль-конкурс «Экоактив» экологик берләшмәләр үзәге һәм «Орион» яшьләр үзәге инициативасы белән, ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында «ЭКВЕСТ» VII Республика онлайн-конкурсына йомгак ясалды. Быел анда 732 экоактивист катнашты, бу – Татарстан Республикасының 34 шәһәреннән һәм районыннан 122 команда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International