Игелек дөньяны коткарачак! Иртәгә үк без #ЭстафетыДобраның беренче җиңүчеләрен игълан итәчәкбез

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Ел башында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының  #ЭстафетДобра акциясе эшли башлады. Марафон ел дәвамында барачак, әмма беренче өч җиңүченең исемнәрен без иртәгә үк «Экояз 2023» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында беләчәкбез.

Ярты ел эчендә эстафетада 80 катнашучы, 100дән артык игелекле эш һәм әлегә өч җиңүче  бар. Иртәгә үк без аларны игълан итәчәкбез:

-иң актив катнашучы;

- иң актив мәктәп/балалар бакчасы;

- иң актив оешма/ведомство

#Эстафетыдобра акциясенең  бүләкләү тантанасы 8 июньдә «Урам» экстрим-паркында узачак. Тантана 10.30 да башлана.

Яхшылык эстафетасына декабрьдә «Эколидер» конкурсында йомгак ясаячакбыз. Син әле дә флешмобка кушыла аласың. Шартлар гади: фото яса яисә видео  төшер, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңдә урнаштыр, #ЭстафетаДобра #минэкологиирт хештегларын куй һәм эстафетаны башка катнашучыга тапшырып, аны постта билгеләп үт. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International