Экологлар Урыссу шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча һава үрнәкләрен сайлап алдылар

2023 елның 9 июне, җомга

ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык төнлә Урыссу шәһәр тибындагы поселокта начар химик истән  зарлана. Һава торышын бәяләү өчен урынга Ык буе территориаль идарә экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар.

Пробалар автомат режимда урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә сайлап алына. Пробалар төнге сәгать 21:00дән 00:00гә кадәр 3 ноктада алынган: Шумкин урамы, Луговая урамы һәм Сәнәгать тыкрыгы урамында. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International