Бүген «Урам» экстрим-паркында «Экояз 2023» конкурсы кысаларында #ЭстафетаДобра марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр. Флешмобны ел башында эшләтеп җибәрделәр. Алты айда Татарстанның төрле районнарыннан 80 кеше катнашты, ә бу 100 дән артык игелекле эш дигән сүз. Тәтеш, Түбән Кама, Арча, Минзәлә, Кукмара, Казан, Зеленодольск - татарстанлылар һәр районда файдалы эшләр башкардылар.
Юлия Тимарина #Эстафета Добраның иң актив катнашучысы. Аларның "ВКонтакте"дагы төркемдәге яңалыкларын мең ярымнан артык кеше карады. Тимариннарның күп балалы гаиләсе батарейкалар җыя, кошларны ашата, өмәләрдә катнаша. Бүләкләү тантанасына Юлия Александровна Тәтеш районы Монастырское авылыннан ире белән килде. Экология министрлыгыннан бүләк буларак өйгә гаилә яңа велосипед алып китәчәк.
«Без кечкенә авылдан, шундый зур конкурста җиңә алырбыз дип уйламаган да идек. Бик шатландык. Барыгызга да зур рәхмәт, барлык татарстанлыларга конкурсларда катнашырга киңәш итәбез. Экология чыннан да барыбызны да берләштерә», - дип бүлеште үз кичерешләре белән #ЭстафетыДобра акциясендә катнашкан Юлия Тимарина.
Түбән Каманың сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 23нче мәктәбенә портатив тавыш көчәйтү системасы бүләк ителде. Казан шәһәренең экологик-биологик үзәген фотоаппарат белән бүләкләделәр.
#ЭстафетыДобраның киләсе нәтиҗәләрен декабрьдә «Эколидер» конкурсында ясаячакбыз. Сез дә флешмобка кушыла аласыз. Фото төшерегез яки видео яздырыгыз, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битегезгә урнаштырыгыз, #ЭстафетыДобра, ##минэкологиирт хештегларын куегыз һәм эстафетаны башка катнашучыга тапшырыгыз, аны постта билгеләп үтегез. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш).