Бүген экологиягә керткән өлешләре өчен балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар, ишегаллары, гаиләләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үз бүләкләрен алды. Бүләкләү тантанасы яңа форматта Казан шәһәренең «Урам» экстрим-паркында узды. Быел «Экояз» конкурсы инде сигезенче ел рәттән санитар-экологик икеайлык белән параллель рәвештә үткәрелә. Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде һәм экология мәсьәләләренә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде: «Быел конкурс барган ике ай эчендә генә анда катнашучылар 750 дән артык экочара оештырган һәм уздырган. Бүген без экогеройларны бүләклибез, биредә иң яхшылар җыелды, мондый кешеләр ярдәме белән республика ике тапкыр «Россия суы» акциясендә җиңүче булды. Бүген конкурсларда һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә».
Чарада шулай ук Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер һәм Россия Федерациясенең атказанган экологы, профессор, икътисад фәннәре докторы Наил Газиев катнашты.
Быел конкурска 143 гариза кергән, ә «Экология традицияләрдә» дигән рәсем конкурсына 1000нән артык матур эш килгән.
Быел Чистай районыннан күпбалалы Степановлар гаиләсе иң яхшы экогаилә булды. Сергей белән Ольга өч бала тәрбиялиләр һәм яшьтән үк аларны табигатне яратырга өйрәтәләр. Степановлар территорияләрне җыештыру һәм агач утырту буенча акцияләр оештыралар, экологик тәрбия буенча уеннар уздыралар, буклетлар һәм экология турында авторлык шигырьләренең мини-җыентыгын чыгардылар. Моннан тыш, гаилә «Сулыкларны саклагыз» мультфильмын булдырган.
«Мультфильм булдыруга бер атна вакыт китте. Бөтен гаилә белән сценариен уйлап таптык, сюжет белән кызлар булышты. Без анда элементар кагыйдәләрне ничек үтәргә кирәклеген сөйләргә теләдек: су объектларын чүпләмәскә, пычратмаска һәм табигатькә чыккан очракта, үзебездән соң җыештырып калдырырга», - дип сөйләде гаилә башлыгы Сергей Степанов.
Бүген экогаиләгә Санкт-Петербургка юлламалар тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта узды - район һәм республика этапларында. Абсолют җиңүчеләрдән тыш, район этапларының барлык финалистлары да призлар алды инде. Быел бүләкләрне катнашучылар өчен мөмкин кадәр файдалы итәргә тырыштылар. Шулай итеп, иң яхшы мәктәп химик тәҗрибәләр үткәрү өчен җыелма алды, иң яхшы ишегалды – велопарковкалы булды.
«Дүртенче ел рәттән безнең мәктәп «Экояз» конкурсында катнаша. Элегрәк без район этапларында призлы урыннар яуладык, бүген без республика этабының «Иң яхшы мәктәбе» номинациясендә җиңүчеләр булдык. Безнең мәктәптә экологик хәрәкәт үсеш алган, барлык балалар да активлык күрсәтә. Конкурс кысаларында без төрле табигатьне саклау акцияләре үткәрдек - бу күл һәм буаны чистарту, макулатура, батарейкалар, пластик капкачлар җыю, төрле мастер-класслар, экодәресләр, квестлар һәм экоавтобус. Бүләк өчен рәхмәт һәм ярдәм өчен районыбызга аерым рәхмәт», - дип тәэсирләре белән уртаклашты «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә җиңүчеләр.
Шулай ук «Экояз 2023» конкурсында җиңүчеләр:
- «Иң яхшы балалар бакчасы» - Әгерҗе шәһәренең 5нче балалар бакчасы;
- «Иң яхшы мәктәп» - Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе;
- «Иң яхшы ишегалды» - Урыссу шәһәр тибындагы поселогы
Тантанада «Экология традицияләрдә» рәсем конкурсында җиңгән балалар да бүләкләнде.
Җиңүчеләр:
«Мәктәпкәчә яшьтәгеләр» төркемендә:
- 1 урын - Бутякова Софья Павловна, Чистай районының «Дюймовочка» 8 нче балалар бакчасы;
- 2 урын - Борнаев Әскәр Эдуард улы, Казан шәһәре Мәскәү районының 326 нчы балалар бакчасы;
- 3 урын - Хәсәншина Мия Руслан кызы, Түбән Кама районының 22нче балалар бакчасы.
«1 - 4 сыйныф укучылары» төркемендә:
- 1 урын - Сабитова Таңсылу Нәҗип кызы, Балтач районы Советлар Союзы Герое Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә гомуми белем бирү мәктәбе;
- 2 урын - Герасимова Агата Александровна, Түбән Кама районының аерым предметларын тирәнтен өйрәтүче 26 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- 3 урын - Нәҗипова Лиана Илдар кызы, Сарман районының Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе.
«5-8 сыйныф укучылары» төркемендә:
- 1 урын - Сәлахова Арина Александровна, Казан шәһәре Идел буе районының «Перспектива» 186 нчы күппрофильле лицей;
- 2 урын - Болонина Елизавета Валентиновна, Татарстан Республикасы Минзәлә районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- 3 урын - Нәгыймова Руфина Фәрит кызы, Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән гомуми белем бирү мәктәбе.
«9 - 11 сыйныф укучылары» төркемендә:
- 1 урын - Зарипова Мәрьям Динар кызы, Әлмәт районының Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- 2 урын - Баженова Ксения Сергеевна, Казан шәһәренең Идел буе районындагы 150 нче мәктәп;
- 3 урын - Солопова Анастасия Игоревна, Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.
«Балалар сәнгать мәктәпләре укучылары, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләре (5-17 яшь)» төркемендә:
- 1 урын - Шәйхетдинова Айсылу Илнур кызы, Әлки районының Балалар иҗат йорты;
- 2 урын - Зверева Мария Мухмадзиевна, ТР Әлмәт районының 1 нче балалар сәнгать мәктәбе;
- 3 урын - Моратова Зоя Григорьевна, ТР Әлмәт районының 1 нче балалар сәнгать мәктәбе.
Конкурс кысаларында шулай ук санитар-экология икеайлыгын яктыртуда актив катнашкан журналистлар да бүләкләнде.
Барлык призерларны котлыйбыз һәм алга таба да игелекле әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә уңышлар телибез!