ТР Экология министрлыгында «ЭКВЕСТ» 2023 VII Республика онлайн-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында «ЭКВЕСТ» VII Республика онлайн-конкурсына йомгак ясалды. Быел анда 732 экоактивист катнашты, бу – Татарстан Республикасының 34 шәһәреннән һәм районыннан 122 команда.

Оештыручылар - ТР Экология һәм табигать   ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте.

Бер ай дәвамында катнашучылар өмәләр, дәресләр, икенчел чимал җыю һәм башка экологик-агарту акцияләре оештырдылар. Быел конкурс үз форматын яңартты. Узган ел ул студентларга исәпләнгән булса, быел анда балалар бакчаларыннан балалар да, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре дә катнашты. Конкурста барлыгы җиде номинация тәкъдим ителгән: «Яшь экологлар», «Эколята», «ЭкоМәктәп», «ЭкоДол», «ЭкоПро»,  «СтудэкоВузы»  һәм «СтудЭко». Һәр команда 14 биремне үтәргә тиеш була.

Бүген бүләкләүгә Экология министрлыгына республиканың төрле районнарыннан 124 катнашучы килде. Аларны Татарстан экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дилара Сатикова сәламләделәр һәм лаеклы бүләкләре белән котладылар.

 «Без барыбыз да мөһим эш белән шөгыльләнәбез-табигатьне саклыйбыз һәм яклыйбыз. Без бу конкурсны үткәрә башлагач, шулкадәр күп кешене берләштерү мөмкин булыр дип уйламаган да идек. Ел саен без сезнең барлык теләкләрегезне ишетергә, конкурсны тагын да яхшырак һәм кызыклырак итәргә тырышабыз. Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт», - дип барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

«Бүген сез бик күп, без шундый актив яшьләребез булуына гаҗәпләндек. Барыгыз да экологияне сайлаганыгыз өчен рәхмәт. Чөнки бу чыннан да безне берләштерә торган эш», - дип сәламләде онлайн-конкурста җиңүчеләрне ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский.

Конкурс кысаларында катнашучылар агач утырту буенча 125 өмә һәм акция, икенчел чимал җыю буенча 60 акция һәм хайваннарга ярдәм җыю буенча 59 акция үткәрделәр. Мондый актив эш нәтиҗәсендә 20 меңнән артык татарстанлы  төрле табигатьне саклау чараларында катнашты.

«Мин балаларым белән бик горурланам. Безгә бу конкурска бик ошады», - дип сөйли Кукмара шәһәренең 10 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Ирина Гафарова.

«Без бик бәхетле, бик күп көч һәм вакыт сарыф иттек. Мондый конкурсларның булуы бик шәп», - дип тәэсирләре белән уртаклашты «Җылы куллар»  командасы капитаны Диләрә Фәхретдинова

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны яуладылар:

«СтудэкоВузы» номинациясендә Казан милли тикшеренү технология университетының «Җылы куллар»  командасы җиңде;

«Яшь экологлар» номинациясендә беренче урынны Зеленодольск шәһәренең 42 нче балалар бакчасының «Комета» командасы һәм Мамадыш шәһәренең 3 нче балалар бакчасының «ЭкоСветлячки» командасы бүлеште;

«Эколята» номинациясендә Зеленодольск  шәһәренең 14 нче лицееның «Планета дуслары» командасы җиңде;

«ЭкоМәктәп» номинациясендә - Мөслим районы Мөслим гимназиясенең «ЭКОДОБЛЕСТЬ» командасы;

«ЭкоДоп»  номинациясе - Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәгенең «ЭкоАниматоры»  командасы;

«ЭкоПро»  номинациясе - Кукмара шәһәренең 19 нчы балалар бакчасының «Экофеи»  командасы;

 «СтудЭко» номинациясе - Зәй политехник көллиятенең «ЭКО-СТИЛЬ» командасы;

Исегезгә төшерәбез, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы ярдәме белән барлыкка килде һәм үсеш алды. Хәзер республикада әлеге хәрәкәткә 9 меңнән артык студент кушылган инде. Чара «Экосистема: яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International