Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары «Твори добро» гуманитар үзәге активистлары һәм Түбән Кама районы халкы белән берлектә өмә үткәрделәр. Территорияне җыештыруда барлыгы 40 кеше катнашкан. Чистарту урыны итеп Биклән урманчылыгының юл буендагы территориясен сайлаганнар. 6 километр территориядә 100 капчык чүп – чар җыелган, шуларның 82 капчыгы – сортланмый торган чүп-чар, 18 капчык-пластик. Шулай ук инспекторлар 11 автомобиль шинасын һәм 3 зур ПВХ канистрасын табып утильләштерүгә алып китәләр.
«Без районыбыз яңалыкларында белдерү күрдек. Ял көннәрен файда белән уздырырбыз дип уйладык һәм бөтен гаиләбез белән территорияне җыештыруга җыелдык. Нәтиҗәдә, алар эш белән генә шөгыльләнмәдек, ә вакытны да кызыклы итеп үткәрдек», - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар шимбә өмәсендә катнашучылар
Җыештыру эшләреннән соң барлык экоактивистларны кайнар кыр кухнясы һәм чәй көтә иде.