Чаллыда «Яшел дөнья-2023» социаль-экологик реклама шәһәр фестиваль-конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә «Яшел дөнья-2023»15 нче шәһәр социаль-экологик реклама фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. Фестиваль-конкурс «Экоактив» экологик берләшмәләр үзәге һәм «Орион» яшьләр үзәге инициативасы белән, ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә.

Конкурс 3 номинация буенча уздырыла: Экокараш, экологик мастер-класс һәм «Экогерой – җир дусты» Автор персонажы». Быел конкурста катнашу өчен 100дән артык гариза җибәрелгән. Иң популяр номинация «Экогерой – җир дусты» Автор персонажы» булды. Анда катнашучылар 58 эш тәкъдим иттеләр.

.

«Экокараш»  номинациясендә җиңүчеләр:

- 1 урын- КИУның Чаллы филиалы студентлар советы

- 2 урын - Фәрвәзов Таһир Марат улы ( 57 нче гимназия)

- 3 урын - Сафина Айсылу Рамил кызы (41 нче гимназия)

Оригинальлеге һәм иҗади карашы өчен бүләк Айсылу Гыйльмановага (аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 40 нчы мәктәп) бирелә

 «Экогерой – җир дусты» автор персонажы» номинациясендә:

- 1 урын - Хатыйпова Сәмирә, Билалов Артур (Кама сәнгать һәм дизайн институты)

- 2 урын - Чупракова Юлиана (КФУның инженерлык-икътисад колледжы)

- 3 урын - Латфуллин Глеб (2 нче балалар сәнгать мәктәбе)

Оригинальлек һәм иҗади караш өчен номинациядә Кәрәмова Лианэль һәм Гвоздикова Анастасия (26 нчы гимназия)

Махсус номинациядә Эколаб компаниясеннән Засыпкина Алиса һәм Игдиева Аделина ( 57 нче гимназия) бүләкләнделәр

Экологик мастер-класс номинациясендә

- 1 урын - Госманова Нәзилә ( 41 нче мәктәп)

- 2 урын- Динмөхәммәтова Илнара (Чаллы сәүдә-технология техникумы)

- 3 урын - Төхбәтуллина Амилия (Чаллы педагогия көллияте)

«Оригинальлек һәм иҗади караш өчен» Галиев Равил бүләкләнде (76 нчы гимназия).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International