Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районында эшкәртелгән ток чыганакларын җыю акциясенең икенче этабына йомгак ясадылар. Ике ай эчендә генә дә халык 300 килограммга якын батарейка җыйган. Исегезгә төшерәбез, акциядә гомуми белем бирү оешмалары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр катнаша алды.
Акция барышында катнашучыларга эшкәртелгән ток чыганакларын җыю, аерым туплау һәм утильләштерүнең файдасы турында сөйләделәр һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга чакырдылар. Академик Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары 101 килограммны утильләштерүгә җибәргәннәр. «Теремкәй» балалар бакчасыннан балалар 122 килограммнан артык батарейка җыйды. Бу мәктәпкәчә учреждение педагоглары бакчада тәрбияләнүче Самир Насыйровның әти - әнисе белән бергә 94 килограмм җыйганы турында сөйләделәр.
«Кулланылган батарейкаларны утильләштерү өчен тапшыру бик мөһим. Чөнки аларны урнага яки чүплеккә ташласаң, алар 100 ел таркалачак, шул ук вакытта суны һәм туфракны агулаячак», - дип сөйләде Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторы Ләйсән Гыйматдинова.
Исегезгә төшерәбез, 100 кг эшкәртелгән ток чыганакларыннан 15-30 кг цинк һәм тимер алырга мөмкин, ә 100 батарейканы дөрес утильләштергәндә 100 графит карандаш яки ашханә приборлары җыелмасы ясарга мөмкин», - дип сөйләде Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторы Ләйсән Гыйматдинова.