Без #ЭстафетаДобра марафонын дәвам итәбез. Атна саен сезнең эстафетага кушылуыгызны һәм «ВКонтакте»да игелекле эшләрегезне күрсәтүегезне күзәтәбез һәм шатланабыз. 8 июньдә без #Эстафетыдобраның беренче өч җиңүчесен бүләкләдек, ә бүген киләсе геройларыбыз турында сөйләргә телибез.
Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең фотолары белән уртаклашабыз. Балалар педагог белән бергә ылыслы агачлар утырттылар. Әгәр дә сез игелекле эшләрегезне башкалар белән бүлешергә әзер булсагыз, безнең флешмобка кушылыгыз. Шартлар гади: фото яисә видео яздырып, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңдә урнаштыр, #ЭстафетаДобра һәм #минэкологиирт хештегларын куй һәм эстафетаны башка катнашучыга тапшырып, аны постта билгеләп үт. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш). Игелекле эшләр һәм игелекле кешеләр исемлеге сезнең ярдәм белән тулылана. Экологик чиста гамәлләр өчен һәркемгә рәхмәт!
#Эстафетыдобраның киләсе нәтиҗәләрен декабрьдә «Эколидер» конкурсында ясаячакбыз.