ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре 506 меңнән артык үлчәү үткәргән

2023 елның 9 июне, җомга

2 июньнән 9 июньгә кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән  арту очраклары теркәлгән.

Күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүләр Осиново бистәсендә урнашкан Аскза-1 һәм И.Шакиров урамындагы 3 нче йортта урнашкан Аскза-5 микрорайонында теркәлгән. Федераль күзәтчелеккә тиешле объектларның якын урнашуын исәпкә алып, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

Казанның төньяк зонасында атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга элеккечә аерым игътибар бирелә, биредә министрлыкның күчмә экологик лабораториясе даими рәвештә чыга. Рейд нәтиҗәләре буенча артыклык теркәлмәгән.

Павлюхин, Максимов һәм Четаев урамнарында урнашкан АСКЗАлар узган атнада пычраткыч матдәләр буенча артуны теркәмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International