Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Фестивальный» бульварында 10 тубылгы куагы (спирея) үсентесе утырттылар

2023 елның 9 июне, җомга

Бүген «Фестивальный» бульварында экология министры урынбасары Егор Тарнавский Россия Федерациясе Хисап палатасы инспекциясе башлыгы урынбасары Сергей Варламов белән бергә 10 тубылгы куагы   үсентесе утыртты. Чара «Экосистема: яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экология акциясе кысаларында уздырылды.

 «Безгә Татарстанга килүебез турында истәлек калдыру бик күңелле, иҗтимагый киңлекләрне алга таба үстерүдә уңышлар телибез. Бүген без  бик матур бульварда, мин ышанам, ул шәһәр халкын киләчәктә матурлыгы белән тагын да сөендерәчәк», - дип билгеләде Россия Федерациясе Хисап палатасы инспекциясе башлыгы урынбасары Сергей Варламов.

Чараны оештыручылар-ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Горводзеленхоз» МУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International