Экологлар кисәтүе буенча Апас районында зур чүплек юкка чыгарылган

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Апас районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Каратун бистәсендә калдыкларны  ташлауны ачыкладылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 4000 кв.м тәшкил иткән.

Җир кишәрлеге милекчесенә - «Апас-Мол» ҖЧҖ табигатьне саклау законнарын бозуга һәм чүплекне бетерүгә 60 көн эчендә кисәтү бирде. Бүгенге көндә чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International