ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә экодәрес үткәрделәр

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Суның үзлекләре турында «Сөенеч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигатьтә су әйләнеше турында  һәм су белән электр энергиясенең ничек бәйле булуын ачык аңлаттылар.

«Бүген экологик яктан грамоталы кеше булу бик мөһим. Балаларга бу белемнәрне кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк: суга сакчыл карарга, табигый ресурсларның кыйммәтен аңларга, әлеге ресурсларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында сөйләргә өйрәтергә. Су-планетада булган иң кыйммәт  нәрсә һәм аның запаслары чиксез түгел, шуңа күрә мондый очрашулар бик мөһим», - дип сөйләде ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторы Гөлназ Хикмәтуллина.

Экодәресне «Тамчы сәяхәте» һәм «Су серләре» танып белү мультфильмнары белән тәмамладылар. Барлык балаларга да Экология министрлыгыннан бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International