Экологлар ярдәмендә Мөслим районында чүплек бетерелде

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Шуганка авылы янында калдыклар ташлауны ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 1550 кв.м тәшкил иткән, чүплек күләме - 650 куб метр.

Җир кишәрлеген арендага бирүчегә табигатьне саклау законнарын бозуның һәм чүплекне бетерүнең ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International