Тәҗрибә уртаклаштылар. Питрәч районында экологик тәрбия турында фикер алыштылар

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында экологик тәрбия буенча республика практик-ориентлы семинар узды. Семинар кунаклары - ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Анастасия Мердюкова һәм ТР Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков. Чарада катнашучылар экологик тәрбиянең заманча ысуллары һәм формалары турында сөйләделәр һәм үз учреждениеләрендә экологик-агарту чараларын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу көнгә балалар табигатьтә су әйләнеше турында театральләштерелгән тамаша һәм «Эколята дуслар» агитбригадасы чыгышын әзерләделәр.

«Балалар - республикабызның киләчәге. Сез яшь буынны экологик агарту үсешенә зур өлеш кертәсез. Киләчәктә дә безнең чараларда актив катнашырсыз дип өметләнәбез, - дип рәхмәт белдерде ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының  әйдәп баручы белгече Анастасия Мердюкова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International