6 июльдә Татарстанның яшь экологлары өчен палаткалы лагерь башлана

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Балаларны күңелле каникуллар «Табигать законнары буенча» палатка лагеренда көтәләр.  Эко-смена «Пионер» балаларны савыктыру лагере базасында узачак. Быел 6 июльдән 12 июльгә кадәр балалар табигать дөньясына сәяхәт кылачак һәм экологиянең төп законнары белән танышачак. Аларны мавыктыргыч дәресләр, төрле мастер-класслар, квестлар һәм уеннар көтә.

Профильле сменада катнашуга заявканы 1 июльгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин:https://clck.ru/34QjEa.

Оештыручылар - ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International