12 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Волосово шәһәрендә Россиянең балалар экологик киносы көне узачак. Быел фестиваль үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк-ул 10 тапкыр уза. Чараның максаты – экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү.
Конкурста балалар һәм яшүсмерләр киностудияләре, мәктәп фото-видео түгәрәкләре һәм 16 яшьтән өлкәнрәк булмаган мөстәкыйль авторларның эшләре катнаша ала. Конкурска табигатьне саклау тематикасы буенча фильмнар кабул ителә:
- анимацияле;
- документаль;
- уен;
- фәнни-популяр;
- социаль реклама
Эшләрне фестивальне оештыручылар командасы бәяләячәк. Кинофестивальдә катнашучыларның барысы да катнашучы дипломын алачак.
Катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән рәсми биттә танышырга мөмкин https://vk.com/denecokino