Татарстанда ярты гасырдан артык элек юкка чыкканны тергезә башладылар

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Сүз Кызыл китапка кертелгән  дала лачыннары- балобаннар турында бара. Бу планетада иң тизләрнең берсе булган матур ерткыч кош. Кайчандыр ул Татарстанда да яшәгән, әмма соңгы тапкыр аны монда 1974 елда күргәннәр. 2023 елда ТР Экология министрлыгының Сибур гранты ярдәмендә дала лачыннары- балобаннарны яңадан тарату   буенча уникаль проекты старт алды. Республиканың Кама Тамагы районына балобан чебиләрен алып килделәр, волонтерлар аларга кыргый табигатьтә яшәргә ярдәм итәләр һәм тарихи яшәү урыннарында  кошчыкларга ошарлык шартлар тудыралар. Бу кошның үзенчәлеге нәрсәдә һәм ни өчен ул ярты гасырдан артык элек юкка чыккан? Бу хакта безнең «Чистый Татарстан» экология программасында. Студия кунагы орнитолог, биология фәннәре кандидаты, «Холзан»  үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Юрий Павлов.

21 июньдә 12.30, 18.30 һәм  22.30  сәгатьләрдә «Татарстан 24» телеканалында карагыз.

 Проект турында- безнең видеороликта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International