Без кечкенә канатлы ерткыч язмышы турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Хәзер ул безнең Ык буе территориаль идарәсе инспекторы Эльза Вәлиева күзәтүе астында. Табылдыкка инде исем дә биргәннәр, хәзер аның исеме Кузя һәм ул үзен бик яхшы хис итә. Кечкенә кошчыкны безнең инспекторның бөтен гаиләсе карый, ә рационны ветеринария табиблары белән килештерәләр.
Исегезгә төшерәбез, канатлы ерткычны башта Азнакай халкы күреп алган иде. Алар Ык буе территориаль идарәсенә шалтыратып, шәһәрдәге биналарның берсе янында ташландык ябалак баласын тапканнарын хәбәр итәләр. Кошка каргалар һөҗүм иткән, урынга безнең инспекторлар чыкты. Ветеринария табиблары әйтүенчә, коткарылган Кызыл китапка кертелгән колаклы ябалак чебисе булырга мөмкин.
Әлегә табылдык канатка басмаган.Кошчык ныгыгач, аны урманга чыгарачаклар, ә әлегә без Кузяны күзәтеп торачакбыз.