Экологлар кисәтүе буенча Мөслим районында чүплек бетерелде

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология Министрлыгының Ык  буе территориаль идарәсе инспекторлары Олы Чакмак авылы янында рөхсәтсез чүплек таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 160 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 30 куб. м.

Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International