Татарстан районнарында «Экояз 2023» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре башлыклары һәм хезмәткәрләре «Экояз 2023» конкурсының район этабында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, конкурс ел саен санитар-экологик икеайлык белән параллель рәвештә үткәрелә. Быел ул милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Традицион бәйгедә барлыгы 43 район, Казан һәм Яр Чаллы катнашты. Конкурска алар 143 гариза җибәргән, шуларның 45е – балалар бакчаларыннан, 43е – мәктәпләрдән, 37е – гаиләләрдән һәм 18е-йортлардан. Иң яхшы мәктәпләр бадминтон өчен комплектлар алдылар, балалар бакчаларына такта-флипчартлар тапшырдылар, ә гаиләләргә электр грильләре бүләк иттеләр. Бүләкләү тантаналары Зеленодольск, Арча, Ютазы, Чүпрәле, Әлмәт, Түбән Кама һәм Әлки районнарында узды. «Экояз 2023» җиңүчеләрен бүләкләү республиканың башка районнарында да узачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта уза. Район этабы нәтиҗәләре буенча һәр муниципалитетта иң яхшы мәктәпләр, балалар бакчалары, гаиләләр һәм ишегаллары сайлап алынды, алар республика конкурсының финалына чыкты. «Экояз 2023» республика җиңүчеләрен 8 июньдә Казанның «Урам» экстрим-паркында хөрмәтләделәр, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Барлык призерларны котлыйбыз һәм республика халкына әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International