Кама буе территориаль идарәсе экологлары rызыксынучан чаллылылар өчен практикум үткәрде

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Су һәм һаваны лаборатор анализлау һәм тикшерү турында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбенең «Экоотряд» лагеренда катнашучылар өчен сөйләделәр. Балаларны экологик күзәтчелек бүлеге эше белән таныштырдылар һәм экологларның кораллануында булган техник чаралар турында сөйләделәр. Моннан тыш, экскурсия балаларга микроскоп астында гаҗәеп дөнья ачты. Яшь тикшерүчеләр инфузория-башмакчыгы һәм дафнияне бик теләп өйрәнделәр.

Чарадан соң барлык балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International