Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе инспекторлары белән берлектә ТР Югары Ослан районында «Малиновка» ЮХИДИ постында төтен газларында пычраткыч матдәләр буенча нормалардан артып киткән транспорт чараларын ачыкладылар. «Чиста һава» операциясе кысаларында экологлар газ анализаторы ярдәмендә 25 автомобильне тикшергәннәр, аларның өчесендә хокук бозулар ачыкланган. Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы белән ЮХИДИнең уртак операциясе Татарстанда ел саен 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр 40 ел дәвамында үткәрелә. Мондый беренче рейдлар 1983 елда ук башлана.
«2023 елның 1 июненнән 15 июньгә кадәр ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 373 транспорт чарасы тикшерелгән инде. 4 машинада хокук бозулар ачыкланган. Соңгы елларда республика территориясендә газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан транспорт чаралары саны кимү тенденциясе күзәтелә», - дип сөйләде ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Аполлинария Саттарова
Бүгенге рейд барышында «КАМАЗ»ның, 2003 елда дизель двигателе белән чыгарылган җиңел автомобильнең һәм 2021 елда бензин двигателе белән чыгарылган автомобильнең төтен газларында пычратучы матдәләрнең артуы ачыкланды. ТР Экология министрлыгы инспекторлары транспорт чаралары хуҗалары белән һаваны саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве турында аңлату эшләре үткәрделәр.
«Автомобиль транспорты белән әйләнә-тирә мохитне химик пычратуның иң зур өлеше эчке яну двигательләренең газларына туры килә. Анардан эшләгәндә һәм ягулык яндырганда 200дән артык компонент бүленеп чыга. Төп пычраткыч матдәләр арасында углерод, азот һәм күкерт оксидлары, углеводородлар, корым бар», - дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Никита Маслов.
Узган ел операция кысаларында экологлар тарафыннан 6570 автомашина тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1994 елдан башлап, операция нәтиҗәләре буенча, газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкыр кимегән. Бу автомобиль паркын әкренләп яңарту, физик һәм мораль яктан искергән автомобильләрне эксплуатациядән чыгару, шулай ук экологик характеристикалары яхшыртылган мотор ягулыгын АЗСта җитештерү һәм сату белән бәйле. Операция кысаларында автотранспортны тикшерү төп магистральләрдә, контроль-тикшерү пунктларында һәм предприятиеләрдә уза. Чараның максаты – автотранспорт чараларының газларында пычраткыч матдәләр күләме нормативларын үтәүне контрольдә тоту һәм атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын кисәтү.