ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Чүп-чарны ничек дөрес сортларга аерырга  һәм моның өчен нәрсә кирәк? Чаллы шәһәренең Балалар экология-биология үзәге укучылары өчен кызыклы эковикторинаны ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре үткәрде.


23
июнь, 2023 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләренең балалар бакчаларында экодәресләр үткәрделәр.

16-23 июньдә һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең берсендә атмосфера һавасында күкертле водород буенча рөхсәт ителгән чик концентрациядән артуы теркәлгән.

ТР Экология һәм  табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 7400 кв. м, күләме 670 куб. м тәшкил итә.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик акциясе кысаларында 19 һәм 20 июньдә Татарстанның бюджет оешмалары 6 тоннадан артык электролом тапшырды. Җыю  Казанда, Буада, Питрәчтә һәм Яшел Үзәндә узды. Алга таба эшкәртү өчен бөтен электр калдыклары махсус экологик комбинатка җибәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, программа башланганнан бирле Татарстан эшкәртүгә 70 тоннадан артык электролом җибәргән

Мөслим районы мониторингы барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Михайловка авылы янында рөхсәтсез калдыклар  ташлауны  ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 350 кв. м, чүплекнең күләме 115 куб. м тәшкил итә.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагеренда экологик агарту бүлеге белгечләре чүп-чарны аерым җыю буенча мастер-класс үткәрделәр.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «ТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин катнашты.

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге 2 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары өчен экскурсия үткәрделәр.

Бүген Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 82 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды, ул миллионлаган совет кешеләренең гомерен алып китте. Без ул кырыс елларда Ватаныбызны яклап, изге бурычын үтәгән һәркемгә  бурычлы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International