Татарстан халкы тагын 6 тонна электроломны эшкәртүгә тапшырган

2023 елның 23 июне, җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик акциясе кысаларында 19 һәм 20 июньдә Татарстанның бюджет оешмалары 6 тоннадан артык электролом тапшырды. Җыю  Казанда, Буада, Питрәчтә һәм Яшел Үзәндә узды. Алга таба эшкәртү өчен бөтен электр калдыклары махсус экологик комбинатка җибәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, программа башланганнан бирле Татарстан эшкәртүгә 70 тоннадан артык электролом җибәргән

Киләсе җыюлар Алексеевск бистәсендә узачак. Акциянең датасы, урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Түбәндәге калдыклар кабул ителә:

- компьютер һәм  офис техникасы;

- көнкүреш техникасы ( кер юу машиналарын һәм суыткычны кертеп);

- электр җиһазлары;

- фәнни һәм  медицина техникасы;

- телефоннар  һәм шәхси гаджетлар;

- электрон һәм  электр уенчыклары;

- картриджлар (тапшырыла торган  техника күләменнән 10% тан артмаска тиеш).

Кабул итмиләр:

- батарейкаларны;

- радиация тамгалы җиһазлар;

- лампаларны.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты-халыкка үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеге бирү. Утильләштерү Табигатьтән рациональ файдалану фондының электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча үз куәтләрендә, шулай ук партнерлар предприятиеләрендә башкарыла.

Программада катнашу кагыйдәләре сылтама буенча бар  https://eko-fond.ru/electronics/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International