Су һәм һава сыйфатын ничек контрольдә тотуларын ТР Экология министрлыгы белгечләре әлмәтлеләргә сөйләделәр

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге 2 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Экологлар укучыларга ведомство лабораториясен күрсәттеләр һәм биотестлау секторында агынты суның пычраклыгын  ничек билгеләргә икәнлеген сөйләделәр. Егетләр белән бергә суның катылыгын билгеләү һәм туфрак пробаларында  хлоридларга химик анализ ясадылар. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре мәктәп укучыларына мобиль экология лабораториясенең эш принцибын күрсәттеләр, шулай ук монда нинди пычраткыч матдәләрне билгеләргә мөмкин булуын сөйләделәр.

 «Безнең чаралар экология министрлыгы эшчәнлеге белән танышуга, экологик тәрбиягә юнәлтелгән. Без балаларга үз эшебезне күрсәтәбез, аларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына һәм табигать ресурсларын саклауга җәлеп итәбез», - дип сөйләде  ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Гөлнара Терегулова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International