Мөслим районында экологлар тагын бер чүплек тапкан

2023 елның 23 июне, җомга

Мөслим районы мониторингы барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Михайловка авылы янында рөхсәтсез калдыклар  ташлауны  ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 350 кв. м, чүплекнең күләме 115 куб. м тәшкил итә.

Җир кишәрлеген арендалаучыга табигатьне саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International