ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «ТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин катнашты.
Очрашуда Татарстан территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм тау эшләрен үстерү планнарын һәм схемаларын карау һәм килештерү мәсьәләләрен аңлаттылар.
«Җир мәсьәләләре - катлаулы сораулар, тик бергә эшләп кенә нәтиҗә алырбыз. Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләде Александр Шадриков.