ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы станциясе бу атнада 555 меңнән артык үлчәү башкарды

2023 елның 23 июне, җомга

16-23 июньдә һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең берсендә атмосфера һавасында күкертле водород буенча рөхсәт ителгән чик концентрациядән артуы теркәлгән.

Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА-1дә күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациядән артып китү теркәлгән. Узган атнада пычраткыч матдәләр буенча башка АСКЗАларда артулар теркәлмәгән.

Министрлыкның күчмә экология лабораториясенең Казанның төньяк зонасына даими чыгуы дәвам итә. 16-23 июньдә рейдка чыгу нәтиҗәләре буенча торак зонада арту теркәлмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International