Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланганда хезмәтләрне алу җиңел. Электрон гаризаны тәүлекнең, бәйрәм һәм ял көннәренең теләсә кайсы вакытында, теләсә кайсы компьютер аша, планшет яки интернетка чыгу мөмкинлеге булган мобиль телефон аша бирергә мөмкин. Порталның мөмкинлекләреннән физик һәм юридик затлар, эшмәкәрләр һәм чит ил гражданнары файдалана ала. Портал дәүләт хезмәтләре, функцияләр һәм ведомстволар турында мәгълүмат бирү өчен билгеләнгән. Порталда мөмкин булган хезмәтләр арасында ТР Экология министрлыгы күрсәтә торган хезмәтләр дә бар:
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәренең «Росинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очраштылар. Белгечләр заманча экологик проблемалар һәм кечкенәдән үк балаларның табигатькә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының уртак күчмә чаралары кысаларында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү уздырылды.
Республика комиссиясе тарафыннан социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте үсешендә катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы игълан ителде.
Калдыкларны тиешсез урынга ташлауны Буа районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе экологлары тапкан. Хокук бозу Зур Фролово авылында ачыкланган. Чүплек мәйданы 140 кв.м тәшкил иткән, күләме - 60 куб м.
29 июньдә, 8:00 дән 11:00 гә кадәр теләге булган һәркем үз вакытында хезмәт иткән техниканы утильләштерүгә тапшыра ала. Электроника Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы, Некрасов ур., 38 нче йорт адресы буенча кабул ителәчәк. 1 нче мәктәп территориясендә махсус тагылма торачак. Җыю ноктасын QR-код аша белергә мөмкин.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районының Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырдылар.
«Патриоты Родины» социаль әһәмиятле проектларны үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма «Родники России» конкурсын башлап җибәрде. Оештыручылар сүзләренчә, бу экология өлкәсендәге белемнәреңне һәм күнекмәләреңне күрсәтү генә түгел, табигатьне саклауга да гамәли өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек. Һәр проект чишмәләрне саклап калырга һәм киләчәк буыннарны чиста эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк бит.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында хөкүмәт рәисе урынбасары Илья Вашенцев җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсе делегациясе булды. Ульяновскидан килгән кунакларны күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасының пычрануын контроль станциясе эше белән таныштырдылар. Җиһаз республика территориясен тикшерү һәм табигатьне саклау законнарын бозу фактларын ачыклаганда оператив җавап бирү өчен кулланыла.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан ПГС алганда лицензияле шартларны үтәү предметына Кама елгасы акваториясендә күзәтчелек чаралары уздырды.