Чүп-чарны ничек дөрес сортларга аерырга һәм моның өчен нәрсә кирәк? Чаллы шәһәренең Балалар экология-биология үзәге укучылары өчен кызыклы эковикторинаны ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре үткәрде. Балаларны уенга җәлеп итеп һәм табышмаклар уйлап табып, белгечләр балаларга көнкүреш калдыкларының әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерүе һәм аларны ничек икенче тапкыр кулланып булу турында сөйләделәр: «Әгәр калдыкларны дөрес аерып, кәгазь, пыяла, пластикны аерым җыеп күп нәрсәне икенчел рәвештә кешеләргә файдага кулланырга мөмкин».