7400 кв. м мәйданлы зур чүплек экологлар кисәтүе буенча юкка чыгарылган

2023 елның 23 июне, җомга

ТР Экология һәм  табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 7400 кв. м, күләме 670 куб. м тәшкил итә.

Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International