Экология гаиләдә башлана. Әлмәттә «Росинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очрашу узды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәренең «Росинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очраштылар. Белгечләр заманча экологик проблемалар һәм кечкенәдән үк балаларның табигатькә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Күп кенә гаиләләр инде экологик яшәү рәвешенә күчкәннәр. Алар калдыкларны сортларга аералар һәм эшкәртүгә тапшыралар, капкачлар һәм батарейкалар җыялар, ял көннәрен файдалы үткәрәләр өмәләргә   чыгалар һәм төрле экоакцияләрдә катнашалар. «Без ирем һәм улым белән күптән инде чүп-чарны фракцияләргә бүлә башладык. Хәзер без дусларыбызны һәм танышларыбызны чүп - чарны аерым җыярга өйрәтәбез», - дип уртаклаша бер гаилә.

 «Мондый очрашуларны без ата-аналарның балаларны экологик тәрбияләүгә һәм гомумән экологиягә кызыксынуын арттыру өчен үткәрәбез. Күп кенә ата-аналарның экологик проблемалар турында кайгыртулары бик сөендерә, шуңа күрә алар балаларга кечкенәдән үк экогадәтләр тәрбиялиләр һәм гаиләләрен генә түгел, якыннарын да Экологик тормышка дәртләндерергә тырышалар», - дип сөйли Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Венера Мингалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International