Экология министрлыгында Ульяновск өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында хөкүмәт рәисе урынбасары Илья Вашенцев җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсе делегациясе булды. Ульяновскидан килгән кунакларны күчмә лаборатория һәм атмосфера һавасының пычрануын контроль станциясе эше белән таныштырдылар. Җиһаз республика территориясен тикшерү һәм табигатьне саклау законнарын бозу фактларын ачыклаганда оператив җавап бирү өчен кулланыла.

Соңыннан Экология министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков ведомство эшендәге юнәлешләр турында сөйләде - бу экологик мониторинг, җир асты байлыкларыннан файдалану, дәүләт экология күзәтчелеге, «Экология»  илкүләм проекты буенча чараларны гамәлгә ашыру, экоагарту, экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсен цифрлы трансформацияләү.

Визит кысаларында Ульяновск өлкәсе вәкилләре ләм кырларын рекультивацияләү, Казан шәһәренең (БОСК) Самосыров полигонын рекультивацияләү һәм биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология»  илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International