«Патриоты Родины» социаль әһәмиятле проектларны үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма «Родники России» конкурсын башлап җибәрде. Оештыручылар сүзләренчә, бу экология өлкәсендәге белемнәреңне һәм күнекмәләреңне күрсәтү генә түгел, табигатьне саклауга да гамәли өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек. Һәр проект чишмәләрне саклап калырга һәм киләчәк буыннарны чиста эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк бит.
Катнашу өчен командага 10 кешегә кадәр берләшергә, чишмәләрне төзекләндерү проектын эшләргә һәм тормышка ашырырга, аларны чистарту буенча чаралар үткәрергә кирәк.
Барлык катнашучылар да истәлекле дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә иң күп тавыш җыйган өч команда кыйммәтле призлар алачак.
Катнашуга гаризаны patrioty_rodiny@mail.ru электрон почта аша 20 июльгә кадәр бирергә мөмкин (https://vk.cc/coTMN4). Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат сылтамада: https://vk.cc/coTMA1.