Республика комиссиясе тарафыннан социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте үсешендә катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы игълан ителде. Быел гомуми грант фонды 106,5 млн сум тәшкил итте. Конкурс 21 юнәлешне үз эченә ала, алар арасында социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм, гражданнарның сәламәтлеген саклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү һәм башкалар.
Катнашуга заявкалар электрон рәвештә «Грант конкурс» мәгълүмат системасы аша 2023 елның 23 июленә кадәр кабул ителә. Һәр коммерцияле булмаган оешма грантның таләп ителгән суммасы 3 млн сумнан артмаска тиеш булган бер проектны гына тәкъдим итә ала.
Конкурс турында нигезләмә һәм анда катнашу шартлары белән «Грантовый конкурс» автомат мәгълүмат системасы сайтында танышырга мөмкин: https://грантытатарстана.рф/contests/6.
Оештыручылар - «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма.