Арча районы Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм экологлар урман буйлап сәяхәткә чыктылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районының Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырдылар.

Экологлар безнең җирлеккә хас нинди үсемлекләр үсүе һәм Татарстан урманнарында нинди хайваннар  яшәве турында сөйләделәр. Балалар, табигатькә зыян китермәс өчен, урманда үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында киңәшләр алдылар.

«Экскурсияләр-табигый шартларда балаларны табигать объектлары һәм күренешләре белән таныштырырга мөмкинлек бирүче шөгыльләрнең бер төре. Алар балаларга кешенең табигатькә ничек тәэсир итүен һәм үсемлекләр һәм хайваннарның нинди шартларда үсүен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мондый дәресләр вакытны кызыклы гына түгел, нәтиҗәле дә уздырырга ярдәм итә, шул ук вакытта бик күп уңай эмоцияләр бирә», - дип сөйли Төньяк территориаль идарә белгече Алия Шәймуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International