Экологлар кисәтүе буенча Буа районында чүплек бетерелде

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Калдыкларны  тиешсез урынга ташлауны Буа районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе экологлары тапкан.  Хокук бозу Зур Фролово авылында ачыкланган. Чүплек мәйданы 140 кв.м тәшкил иткән, күләме - 60 куб м.

Җир кишәрлеге милекчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International