29 июньдә Алексеевск районында яшәүчеләр үз вакытында хезмәт иткән техниканы эшкәртүгә тапшыра алачак

2023 елның 27 июне, сишәмбе

29 июньдә, 8:00 дән 11:00 гә кадәр теләге булган һәркем үз вакытында хезмәт иткән техниканы утильләштерүгә тапшыра ала. Электроника Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы, Некрасов ур., 38 нче йорт адресы буенча кабул ителәчәк. 1 нче мәктәп территориясендә махсус тагылма торачак. Җыю ноктасын QR-код аша белергә мөмкин.

Түбәндәге калдыклар кабул ителә:

- компьютер һәм  офис техникасы;

- көнкүреш техникасы ( кер юу машиналарын һәм суыткычны кертеп);

- электр җиһазлары;

- фәнни һәм  медицина техникасы;

- телефоннар  һәм шәхси гаджетлар;

- электрон һәм  электр уенчыклары;

- картриджлар (тапшырыла торган  техника күләменнән 10% тан артмаска тиеш).

Кабул итмиләр:

- батарейкаларны;

- радиация тамгалы җиһазлар;

- лампаларны.

 

Программада катнашу кагыйдәләрен түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: https://eko-fond.ru/electronics.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International